СЕГОДНЯ НАДО УЖЕ СДАТЬ ЭТО ПО ТАТАРСКОМУ
Контроль эш.
Вариант1(8сыйныф өчен)
1)Урмандагы алан буйлап Керпе бара.2)Кая карама кыштырдавык яфраклар,яфраклар.3)Алар,озакка килгән яңгыр шикелле,пошмый,ашыкмый гына ябалдашларыннан явалар да явалар.4)Аяк асты,бөтен тирә-як сары,кызгылт яфраклар белән түшәлгән.5)Усак яфраклары-кызыл,ә менә бу алтын төсендәге эре яфраклар-чаганныкы.6)Шушындый ике-өч яфракны якындагы күлгә илтеп салсаң,өстенә менеп утырып каршы як ярга йөзеп чыгарга да була торгандыр.7)Йөзеп чыгарга булыр иде анысы,тик ишкәкләре юк,булса да Керпе ишкәк ишә белми бит инде.(Ф.Сафин “Керпе”хикәясе)
1.Өзектән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны язарга.
2.Билгеләү алмашлыгын табып язарга.
3.Теркәгечле тезмә кушма җөмлә номерын яз.
4.Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләнең номерын яз.
5.3нче җөмләнең грамматик нигезе.
6.4-6нчы җөмләләрдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язарга.
7. 7нче җөмләнең төрен билгеләгез.

marfushakor2006 marfushakor2006    2   20.05.2020 12:42    11

Другие вопросы по теме Русский язык