tutotveti.ru
Предметы
Биология
Українська мова
Музыка
Французский язык
Физика
МХК
Обществознание
Психология
ОБЖ
Право
Беларуская мова
Литература
Химия
Українська література
Экономика
Немецкий язык
География
Информатика
Қазақ тiлi
Геометрия
Английский язык
Русский язык
Окружающий мир
Алгебра
История
Другие предметы
Видео-ответы
ПОИСК
Войти
Регистрация
Математика
Напишите сочинение на
Напишите сочинение на татарском языке на тему ,, я и природа,,
ангел815
1 25.09.2019 09:50
0
Ответы
KopolbEnufaHtuy
08.10.2020 18:04
Табигать - туган йортыбыз.
Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш, болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Үзләренә азык туплый.
Табигатьебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.
Кызганычка каршы, бүгенге кешелек табигатьнең кадерен белеп бетерми. Табигатьебезнең чиста сулы елга – күлләрен пычрату, очсыз – кырыйсыз урманнарын бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларның агулы газлары белән чиста һавабызны бозу, урамнардагы чүп – чарларның җәелеп ятуы күңелләрне тетрәндерә. Моны булдырмау – ул безнең изге бурычыбыз.
Менә ямьле яз җитте. Кыя таулардан ташулар ага башлады, урамнарда ташланып калынган чүп – чарлар кар астыннан калкый башладылар. Беркөнне безне укытучыбыз, мәктәп тирәсен чүп - чардан арындыру максаты белән , урамга алып чыкты. Чыккан идек, анда нәрсә генә юк?! Анда кәгазь калдыклары, тәмәке чүпләре, шешә савытлары һәм башкалар. Шушы ташландык әйберләрне күреп гаҗәпләнеп тә куйдым. Шуның хәтле кешенең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы, әдәпсезлеге борчый мине. Мәктәп тирәсен чүп – чарлардан арындыргач, укытучыбыз белән сыйныфка кереп, табигатьнең кадерен белү, аны чиса тоту турында кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар тупладык.
Берничә кисәтү белән язылган фикеремне дә әйтеп үтәсем килә:
Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
Агачларны рөхсәтсез кисмә, ботакларын сындырма, үләннәрне тамыры белән йолкыма!
Табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланма!
Табигатьебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Аны үз туган йортыбыз итеп саклыйк, яклыйк һәм матурлыгына, иркен саф һавасына, елга – күлләренә игътибарсыз калмыйк.
Табигать ул – безне ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлекне саклый.
Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик.
ПОКАЗАТЬ ОТВЕТЫ
Другие вопросы по теме Математика
2017МегаМозг2017
05.09.2019 15:09
3) а = 15 см, h = 22 см. 0.13. найдите площадь ромба, сторона и одна из диагона- лей которого равны 4 см....
maxmax6
05.09.2019 15:09
30: (17-5)+(7-4): 7, решите по действиям...
динка82
05.09.2019 15:10
у= 9/корень 8х-2х2 с прямой разделенной на три промежутка...
denisenkovaleri
05.09.2019 15:10
Разложите на множители: 36m²-9n²+6nk-k²...
szaikin
05.09.2019 15:10
Колбаса любительская свиная содержится 0.35мг% витамина в1. сколько необходимо употребить калбосы для удовлетворения суточной потребности человека в витамине а?...
Vladislav1108
05.09.2019 16:20
Построить график функции у=sign(sh( область определения...
Zharkov12345
05.09.2019 16:20
Для покупки автомобиля иван иванович взял деньги взаймы у друга. через год сего дня он должен вернуть деньги другу в размере 480 тысяч рублей. в текущий момент у ивана ивановича...
Айла2010
05.09.2019 15:11
Разложить на множители многочлен a³-4a²+5a-20...
Mrmr56
05.09.2019 16:20
На первую баржу 2065 арбузов на 2 на 870 арбузов больше на 3 столько сколько на первой и второй баржах вместе сколько арбузов на трёх баржах...
strelnikovavik
05.09.2019 15:11
5796×92-решить пример умножения письменно...
Популярные вопросы
Мальчик делал , повторив все правила, а мама проверяла его работу на ошибки....
3
1.первоначальный лозунг этого течения гласит ,,прочь от симвользма,да живая...
2
Какие средства выразительности ( эпитеты,метафоры,сравнение, олицетворение)...
3
Найдите площадь прямоугольного треугольника,если меньший катет равен 6 см,а...
3
Уоли 7 купола у маши на 3 кукол больше сколько сколько кукол у маши...
2
Сделать морфологический разбор двух причастие....
2
Правописание гласных и согласных в приставках облупленное, наберешься, переделывать...
2
ответь на вопросы 1.литосфера включает в себя : а)ядро и мантию б)нижнюю...
1
Собакевич мертвые души его поступки и их влияние на окружающих...
2
сократите выражение: a) (2a+6b)*2-24ab b) 121-(11-7x)*2 v) a*2+49-(a-7)*2...