tutotveti.ru
Предметы
Биология
Українська мова
Музыка
Французский язык
Физика
МХК
Обществознание
Психология
ОБЖ
Право
Беларуская мова
Литература
Химия
Українська література
Экономика
Немецкий язык
География
Информатика
Қазақ тiлi
Геометрия
Английский язык
Русский язык
Окружающий мир
Алгебра
История
Другие предметы
Видео-ответы
ПОИСК
Войти
Регистрация
Литература
Напишите на татарском сочинение
Напишите на татарском сочинение на тему козге каникулар
наталья763
3 10.08.2019 15:10
3
Ответы
sveta760
04.10.2020 09:34
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда? ! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Ак көзТабигатьтә үзгәрешләр берөзлексез булып тора. Менә беренче кар да яуды. Ул бик матур иде. Кар агачларга ак тун кидерде. Кар әле иртәрәк яуган. Агачларда нинди генә төс юк: яшел, сары, кызыл, көрән һәм ак. Алар ак кар арасыннан тагын да матур күренәләр. Җир өсте ап-ак. Әллә инде кыш та җиттеме? Юк, бу − ак көз. Карлы көз. Бу кардан әле чаңгыда да шуып булмый. Әмма кар йомарлап атышып уйнап була. Бик теләсәң, кар бабай да ясап була. Чын кышка ераграк әле. Борынгылар чын кышны, беренче кар яугач 40 көннән соң гына килә, диләр. Килсен генә, көтәрбез. Ноябрьдә урманда да бик матур. Агачлар кышкы йокыга әзерләнә. Аларның ботакларына кар шәлләре ябылган. Урман җәнлекләре дә кышка үзләренчә җайлашалар, туннарын алмаштыралар, азык эзли башлыйлар. Урман эчендәге сазлыкларга, чишмәләргә сукмаклар сузыла, кайбер җәнлекләр анда су эчәргә төшәләр. Ул сукмаклар төрле яктан килеп бер ноктада кисешәләр. Андагы симметрия гаҗәпләндерә мине. Табигать могҗизалар тудырырга сәләтле. Яратам мин елның шушы фасылын. Беренче кар йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: "Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы? " − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде. Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр? Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем. Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык. Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән? Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием. Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!
ПОКАЗАТЬ ОТВЕТЫ
Другие вопросы по теме Литература
madecat
20.04.2021 12:58
1.Охарактеризуйте жанр новели.Чим вона відрізняється від інших жанрів?Наведіть приклади новел і їхніх авторів. 2.Поясніть назву новели О.Генрі Дари волхвів .З яких деталей...
Mmmmmmlllll
20.04.2021 12:58
Якою нагородою та за що був нагороджений А. Де Сент-Екзюпері?...
Aruna0001
20.04.2021 12:58
Д/з. Подготовить устное контрольное сочинение на одну из тем: 1. Случай, произошедший со мной на каникулах. 2. Весна в городе. 3. Интерьер моего любимого кабинета в лицее....
милания5
20.04.2021 12:58
Люди ,Я ВАС . Напишите письмо,от лица куницы,для мальчиков. Рассказ называется Белогрудая куница. )...
kimyan123makc
20.04.2021 12:57
С Диаграммы Венна сравнить Леля и Мизгиря....
GP7
20.04.2021 12:57
Виконати самостійну роботу. І. Напишіть, кому належать ці речі: 1. Лампа 2. Диванна подушечка 3. Обгорілий сірник 4. Книжки технічного характеру 5. Револьвер ІІ. Відновіть...
ivanbaclan
31.07.2019 23:10
Распутин уроки французского маленький пересказ...
Рашида0202
31.07.2019 23:10
Напишите краткое содержании книги а.слонимский детство пушкина...
оченьнеочень
31.07.2019 23:10
Андреев л кусака сюжет краткое содержание главные герои и их характеристики чем понравилось произведение...
kotik04062007
31.07.2019 23:10
Значение ветлужские леса, град, батый, батыева тропа...
Популярные вопросы
Условие ! в шести одинаковых коробках 24 свечи....
3
Как себя настроить на серьёзные соревнования по самбо? приз 10 к и кубок...
1
Сколько будет одна третья плюс одна четвёртая плюс одна если что то это...
2
Объектом изучений является: а) недра земли б) геосферы земли: атмосфера,гидросфера,биосфера,литосфера...
1
Решите 3 уравнения. -х=5/6-1/9. -х=-7,2. -х=3/8+1/6...
1
Известно, что 3 рабочие могут выполнить производственное за 5 ч. по которой...
1
Коробка конфет в 2 раза дороже коробки печенья. вместе они стоят 390...
1
Написать характеристику лизы и алексея из сказки барышня крестьянка...
3
Яку державою називають країною міст ? а)німеччину б)іспанію в)нідерланди...
3
Впроценты 3/4 2/5 7/10 9/20 8/25 17/50 3/2...
2