Тест. Аерымланган хәлләр Унбиш чакрым үткән саен, алар утырып ял итәләр. (Г. Тукай) Бу җөмләдә нинди хәл аерымлана?
А.рәвеш; Ә. күләм;
Б. вакыт; В. Шарт.
2. Кайсы хәлләр аерымлана?
А. урын, вакыт, күләм, шарт;
Ә. вакыт, рәвеш, сәбәп, максат, шарт һәм кире;
Б. рәвеш, сәбәп, күләм, урын, кире;
В. максат, сәбәп, шарт, кире, урын.
3. Хәлләрнең кайсы төре аерымланмый?
А. вакыт хәле; Ә. күләм хәле;
Б. урын хәле; В. барлык хәлләр дә аермлана.
4. Җөмләнең нинди дә булса кисәге аерымланып килсен өчен, ул ...
А. ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булырга һәм үзен ияртүче җөмлә кисәгеннән ераклашкан булырга тиеш;
Ә. үзен ияртүче сүзнең алдында яки артында килергә тиеш.
5. Кайсы рәттәге җөмләдә аерымланган хәл бар?
А. Әхтәри сугышка китеп барды. (А. Гыйләҗев)
Ә. Җамал әби йомырка сайларга утырды.(А. Алиш)
Б. Үзе, андый-мондый хәл була калмасын дип, тиз генә артка чигенә башлады. (Ш. Усманов )
В. Мин, чайканырмын дип, су эзләдем.(Н. Гыйматдинова)
Аерымланган хәлләрнең төрләрен билгеләгез.
1.Нужадан йөрсәләр дә, күрәсең, бик үк ярлыдан булмаганнардыр.(Х.С)
2.Халык арасыннан, кулына чыбыркысын тотып, Нәфисәнең атасы килеп чыкты.(Г.Б)
3.Хөсәен, Ильясны озаткач, бераз уйлап утырды.
4.Эшләрнең барышы белән танышырга дип, Гөлзифа идарәгә юнәлде.(Р.Т)
5.Әгәр бик теләсәң, син моңа җавап табасың.
6.Авыру сәбәпле, Гөлназ бүген эшкә бара алмады.