Помагите по татарскому языку!Татар теленнән йомгаклау контроль эше.

I вариант
1.Ясалма исемне табыгыз.
а) белем
б) Илшат
в) малайлар
2. Асыл сыйфатлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.
а) чибәр, түгәрәк, тыйнак
б) борынгы, язгы, бөек
в) әдәби, яшел, батыр
3.Чама саннарыннан торган рәтне күрсәтегез.
а) унбишләп, биш-алты, дүрт йөзләп
б) икешәр, йөзәр, егерме бишәр
в) икенче, илленче, меңенче
г) бишәү, җидәү, унау
4. Алмашлыкларның ясалышы буенча төрләрен күрсәтегез.
а) күрсәтү, зат, билгеләү, билгесезлек, тартым, юклык, сорау
б) ясалма, кушма, тезмә, тамыр, парлы
5. Күләм-чама рәвешен билгеләгез.
а) җырдай
б) тиз
в) ерак
г) байтак
6. Шарт фигыльне билгеләгез.
а) кайтса
б) кайткач
в) кайтырга
г) кайтты

Текстны укыгыз һәм 7-12 нче биремнәрне эшләгез.

1. Әни. 2) Нинди зур сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? 4) Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. 5) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. 6) Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. 7) Әйе, күрә. 8) Чөнки “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. 9) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. 10) “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! (Н. Дәүлидән)
7. Тексттан зат алмашлыкларын табып языгыз.
8. 8 нче җөмләдән билгеләү алмашлыгын табып языгыз.
9. Күрсәтү алмашлыклары булган җөмләләрнең санын билгеләгез.
10. 5 нче җөмләдән ясалма исемне табып языгыз.
11. 10 нчы җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.
12. Син алмашлыгын килеш белән төрләндерегез.​

Dinastita Dinastita    1   23.05.2020 13:02    21

Другие вопросы по теме Другие предметы