Переведите :

— менә аксак тимер хан безнен шәһәрне алырга тели, ул
аны күгәрчен аягына ут төртеп җибәрсә генә алыр, — дигән.
аксак тимергә шул гына кирәк — моны ишеткәч, бик
шатланган. ул карчыкка, бөтен әйберләрен алып, биләрдән
китәргә кушкан һәм әйткән:
— кайсы урында казан астында якмыйча гына ут янып
китә, шунда туктап, урнашып кал, — дигән.
карчык, бер казан һәм бөтен әйберләрен алып, биләрдән
чыгып киткән. бер җиргә барып, казанны куйган, казан асты-
на ут якмыйча, учак кабынган. карчык шул урында утырып
калган. аның янына башка кешеләр дә килеп урнашкан,
шуның белән казан шәһәре «казан» исеме белән аталган.

Макс228500 Макс228500    3   17.09.2019 08:56    5

Другие вопросы по теме Другие предметы