Менә аксак тимер хан безнен шәһәрне алырга тели, ула
аны күгәрчен аягына ут төртеп жибәрсә генә алыр, — дион.
аксак тимергә шул гына кирәк — моны ишетка, а
шатланган. ул карчыкка, бөтен әйберләрен алып, биләрдән
китәргә кушкан һәм әйткән:
— кайсы урында казан астында якмыйча гына ут янып
китә, шунда туктап, урнашып кал, — дигән.
карчык, бер казан һәм бөтен әйберләрен алып, биләрдән
чыгып киткән. бер җиргә барып, казанны куйган, казан асты-
на ут якмыйча, учак кабынган. карчык шул урында утырып
калган. аның янына башка кешеләр дә килеп урнашкан,
шуның белән казан шәһәре «казан» исеме белән аталган.