1.Жэя эченэ алынган сүз нинди җөмлә кисәге?

Бала чакта алынган (тәрбияне) соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.

А) тәмамлык Б) хәл В) аергыч Г) хәбәр.

2.Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Ялган дус чын дошманнан зарарлырак.

А) фигыль Б) сыйфат В) рәвеш Г) исем.

3.Кайсы җөмләдә иярчен хәл кисәк бар?

А)Ачу килү изгелекләрне оныттыра. Б)Дуслык - кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.

В)Дус буласы кешене яхшы итеп сынарга кирәк. Г) Вакыт кадерен белү - киләчәгеңне уйлау.

4)Җөмлә кисәкләре ягыннан билгеләгез.

Вакыт кадерен белү - киләчәгеңне уйлау.

А) ия, тәмамлык, хәл, аергыч ,хәбәр. Б) тәмамлык, аергыч , ия, хәл, хәбәр.

В) аергыч, тәмамлык, ия, тәмамлык, хәбәр. Г) аергыч, ия, тәмамлык, , хәбәр, тәмамлык.

5) Ия белән хәбәр арасына нинди тыныш билгесе куела?

Тугрылык максатка бара торган юлларның кыскасы һәм яхшысы.

А) өтер Б) ике нокта В) бернинди дәтыныш билгесе куелмый Г) сызык.

6) жэя эченэ алынган сузлэр нинди җөмлә кисәге?

Һәрбер (кешенең, милләтнең) бәхетле булуына төп сәбәбче - гыйлем.

А) тәмамлык Б) хәл В) аергыч Г) хәбәр.

7) Бирелгән җөмләдә ничә тәмамлык бар?

Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә ата-аналарыгызга ярдәм итегез.

А) 3 Б) 5 В) 4 Г) 2

Ruslan224453 Ruslan224453    1   02.04.2020 11:38    7

Другие вопросы по теме Другие предметы