1. Түбәндәге сүзләрне килешләр белән төрләндерергә:
Тәнәфес, китабым
Б.к.
И.к.
Ю.к.
Т.к.
Ч.к.
У.-в.к.
2. Тезмә исемнәрдән торган рәтне билгеләргә.
1) тирә-як, аш-су, җиләк -җимеш;
2) аккош, көньяк, терекөмеш;
3) печәнлек, тугандаш, яфрак;
4) каен гөмбәсе, бака яфрагы, Җидегән йолдыз.
3. Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп языгыз:
Тозлы-
Матур-
Акыллы-
Кызыл-
4. Саннарны сүзләр белән яз:
5, 12, 23


5. Икешәр, тугызар, уникешәр саннарының төркемчәсен күрсәтегез.
1) төп сан;
2) бүлем саны;
3) тәртип саны;
4) җыю саны.
6. Көмештәй, татарча, элеккечә рәвешләренең төркемчәсен күрсәтегез.
1) саф рәвешләр;
2) күләм-чама рәвешләре;
3) урын рәвешләре;
4) охшату-чагыштыру рәвешләре.

II. Текстны укыгыз һәм 7-10 биремнәрен эшләгез (әлеге биремнәрнең җавабын сүзләр яки сүзтезмәләр белән языгыз)
1) Тау артыннан түп-түгәрәк алтын кояш күтәрелде. 2) Аның җылы нурлары безне иркәләп, назлап уята. 3) Агач ботакларында җырчы кошлар моңлы көй суза. 4) Күккә бер төркем кошлар күтәрелә. 5) Алар ниндидер сихри авазлар тудыра. 6) Әйтерсең лә табигатьнең көчле һәм моңлы оркестры уйный. 7) Иртәнге саф җилдә агач яфраклары үзара серләшә. 8) Гөлләр башларын күтәрә. 9) Иркә чәчәкләр уяна. 10) Зәңгәр күктә песи, аю, төлке һәм тагын бик күп җәнлекләргә охшаган ап-ак йомшак болытлар йөзә. 11) Ирексездән шуларга таба үреләсең. (70сүз.)

7. 2-3 нче җөмләләрдән тартым белән төрләнгән исемнәрне язып алыгыз.


8. 1-2 нче җөмләдән билгеле үткән заман хикәя фигыльне язып алыгыз.


9. 5 нче җөмләдән алмашлыкларны язып алыгыз.


10. Кайсы җөмләләрдә артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бар, җөмләләрнең номерларын языгыз.

aman1382 aman1382    2   21.05.2020 09:30    11

Другие вопросы по теме Другие предметы