1.Алмашлыкларның төркемчәләре ничәү?

1) 5;

2) 6;

3) 7.

2. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.

1) әллә кем, ниндидер, әллә нәрсә;

2) ни, кая, кайда;

3) беркем, һичнәрсә, һичкем.

3. Тартым алмашлыкларын билгеләгез.

1)минеке, синеке, аныкы;

2)минем, синең, аның;

3)мин, син, ул.

4. Билгеләү алмашлыкларын күрсәтегез.

1) ул, бу, шул;

2) алай, болай, тегеләй;

3) һәммә, үз, барлык.

5. Юклык алмашлыкларын билгеләгез.

1) беркем, һичкем, беркая;

2) әллә ни, кемдер, әллә кая;

3) үз, бөтен, һәр.

6. Күрсәтү алмашлыкларын билгеләгез.

1) үз, һәркем, һәрнәрсә;

2) ул, без, мин;

3) шул, бу, андый.

7. Зат алмашлыкларын билгеләгез.

1) әллә нәрсәне, кемгәдер;

2) минем, аның, сезгә;

3) берничә, беркем, бернәрсә.

8. Билгесезлек алмашлыкларын билгеләгез.

1) берничә, нәрсәгездер, әллә ничек;

2) беркем, бернәрсә, һичничек;

3) бар,барлык,бөтен.

Пример оформления самостоятельной работы:

1 – 1)

есенгельды есенгельды    3   24.04.2020 08:35    22

Другие вопросы по теме Другие предметы