1. Исем сүз төркеменә караган сүзне күрсәтегез.
1) җырлау; 2) җырчы; 3) җырлы; 4) җырлый-җырлый.
2. Парлы сүзне билгеләгез.
1) әнием; 2) аклы-каралы; 3) ямь-яшел; 4) бозваткыч.
З. Исем + сүз ясагын кушымча = сыйфат очрагына туры килгән сүзне күрсәтегез.
1) бозлык; 2) тозлык; 3) тозлы; 4) бозда
4. Исемләшкән сыйфатны күрсәтегез. Түтәлдә ак, сары, зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра. Миңа зәңгәрләре бигрәк тә ошады.
1)ак; 2) сары; 3) зәңгәр; 4) зәңгәрләре.
5. Рәвешне билгеләгез.
1) матур; 2) матурлык; 3) бай; 4) бик.
6. Җыю санын күрсәтегез
1)ике; 2) икенче; 3) икәү; 4) бер-ике.
7. Түбәндәге җөмләдә куелмаган килеш кушымчасын билгеләгез? Безнең татар халкында исәикмәк ... хөрмәт аеруча зур иде. (Ә.Еники)
1) иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) урын-вакыт.
8. Уртаклык исемне билгеләгез.
1) Ләйсән; 2) тынычлык; 3) Тынычлык (урамы); 4) Казан.

Никита50005 Никита50005    2   20.05.2020 08:30    2

Другие вопросы по теме Другие предметы