Татар теле
 Егерме беренче май
 Контроль эш
 1нче өлеш. ТЕСТ
 1.Калын сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз
 а) күлмәк, китап, күз, кишер;
 б) исем кеше эшче егет;
 в) сөлге, көймә, мәче, өрәңге;
 г) каен, зал, арыслан, кыяр.
 2. ”Без дәү әнигә чәчәкләр бүләк иттек” җөмләсеннең кайсы очрагында ия белән хәбәр дөрес күрсәтелгән:
 А) Без иттек;
 б) Дәү әнигә бүләк иттек;
 в) Чәчәкләр бүләк иттек;
 г) Без бүләк иттек
 3.Парлы сүзләрдән торган рәтне табыгыз
 а) алмагач, умарта, пәрәмәч, диңгез
 б) чокыр-чакыр, савыт-саба, ара-тирә, бала-чага
 в) ап-ак, туп-туры, сап-сары
 г) ташбака, төнбоек, карабодай, җитмеш
 4.Хаталы сүзе булган җөмләне табыгыз
 а) Бүген Булатның туган көне.
 б) Азат бакча казыганда, көрәкен сындырды.
 в) Зәңгәр күлдә балалар су коена .
 г) Төзүчеләр яңа амбар салдылар.
 5.Бер тамырдан ясалмаган сүзләр рәтен билгеләгез.
 а) сулы, сусыз, сугару
 б) юынгыч, югыч, юан
 в) белем, белгеч, белемле
 г) сүзлек, сүзчән, сүзле
 6.Төшеп калган сүзне табыгыз: “... предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерәләр. ”
 а) фигыльләр
 б) исемнәр
 в) алмашлыклар
 г) сыйфатлар
 7. Азат әнисенә булыша җөмләсендә астына сызылган сүзнең килешен билгеләгез. 
 а) Урын-вакыт килешендә
 б) Төшем килешендә
 в). Юнәлеш килешендә
 г) Иялек килешендә
 8.Кайсы рәттәге сүзләр мәгънәле 
 кисәкләргә дөрес бүленгән?
 а) кай-та-лар, сү-зем-не
 б) кит-ә-сез, эш-лә-гән-сең
 в) ки-лер-ләр, бар-ыр-сыз
 г) сан-а-ды, сан-дугач
 9.Нигезе дөрес билгеләнгән рәтне күрсәтегез
 А) шәһәр-чек, кошкай-лар
 Б) эшчәнлек-тә, тигезлек-не
 в) сана-дык, көрәкләр-не
 Г) күргән-мен, хәйлә-кәр
 10. “Кот наплакал” фразеологизмының татарча эквивалентын күрсәтегез
 А) юк сүз сөйләү
 Б) бик аз
 В) бик тыйнак
 Г) эшсез йөрү
 2нче өлеш. Фонетик анализ
 Гомер сүзенә фонетик анализ ясарга.