Переведите текст с татарского на : урсалы елгасы буенда утырган бу зур булмаган авыл әлмәт районында бай тарихлы авыллардан санала.шарлама авылына баштарак урал ягыннан башкортлар килеп төпләнгән булган.соңрак бу авылга казан ягыннан да татарлар күчеп килгән.кешеләр тирә-яктагы калын урманнарны кисеп төпләнгәннәр,чәчүлек җирләр ясаганнар. 1795 елгы ревизия мәгълүматлары халыкның сословиеләргә буленә башлавын күрсәтә.типтәр сословиесендә 22 хуҗалык : 87 ир-ат,104 хатын-кыз.ясаклы татарлар-3 ир-ат,1хатын-кыз.еллар үткән саен авылда халык саны арта барган.1859 елда шарлама авылында 130 хуҗалык булган,400 ир-ат,399 хатын-кыз яшәгән.авылда 1 кибет эшләгән.аыл җәмгыятенең барлыгы 2174,5 дисәтинә җире ,439,9 дисәтинә урманы булган.төп игенчелек культуралары булып арыш һәм солы саналган.шарлама авылы урнашкан урыннар тоташ урманнар булган.сазлыклы җирләр дә булган.авыл кырыендагы таулар тоташ урман булган.халыкның төп һөнәре игенчелек һәм терлекчелек булган.авыл халкының күпчелеге фәкыйрь булган.алар байларга һәм боярга ялланып эшләгәннәр. 1861 елгы реформадан соң крестҗяннар җан башына 1 гектар җир алалар.йортлар кирпеч ясап салынган.өйләрен чыра яндырып яктыртканнар.пыяла ,лампа,керосин ише әйбер булмаган.эш коралларын,савыт-сабаны агачтан ясаганнар.күпчелек фәкыйрь кешеләр атлары,чәчүлек орлыклары булмау сәбәпле,җирләрен байларга сатканнар.