Напишите сочинение( 5-6 предложений ) "как я провела каникулы", на татарском языке

gymnazium006 gymnazium006    3   14.07.2019 01:20    13

Ответы
sitnikovaalice sitnikovaalice  03.10.2020 03:31
Мин кышкы каникулларда  авылга, үземнең әбиемә кунакка бардым. Авылыбыз икейөз чакрым ераклыкта урнашкан. Андагы матурлыкка, ап-ак карга бик хисләндем һәм ул табигатькә сокландым. Авылда әби белән Яңа елга әзерләндек, өстәлгә тәмле-тәмле ашамлыклар куйдык. Аннан соң чырчы бизәдек. Тик бабай каядыр чыгып китте дә югалды.

Бер заман Кыш бабай килеп керде. Мин монда бабаем булмагаңга бик үкендем, чөнки ул һәр елны Кыш бабайны күрмичә кала иде. Тик мин бер әйбергә аптырадым: Кыш бабай безнең бабайның сандалиларын кигән иде. Аннан соң гына мин бабаемның Кыш бабай икәнен аңладым.

Бу кышкы каникулларны мин беркайчан да онытмыячакмын.
ПОКАЗАТЬ ОТВЕТЫ
Другие вопросы по теме Математика