вариант.

А1. Ялгыш җавапны билгеләгез.
Җөмлә кисәкләре итеп карала
а) аергыч; ә) кереш сүз; б) хәл.
А2. Дөрес җавапны билгеләгез.
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре
а) тезүле бәйләнештә; ә) ияртүле бәйләнештә була.
А3. Дөрес җавапны билгеләгез.
Тиңдәш кисәкләрдән алда торган гомумиләштерүче сүздән соң
а) сызык; ә) нокталы өтер; б) ике нокта куела.
А4. Ялгыш җавапны билгеләгез.
Тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чаралар:
а) тезүче теркәгечләр; ә) ияртүче теркәгечләр; б) санау интонациясе.
А5. Дөрес җавапны күрсәтегез.
Тиңдәш кисәкләр янында килүче гомумиләштерүче сүзләр
а) билгеләү алмашлыклары; ә) зат алмашлыклары; б) сорау алмашлыклары белән белдерелә.
А6. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләрен дөрес куйган урыннарны күрсәтегез.
Хәбир (1) бал кортларының өзлексез әйләнеш ясап (2) очуларын сокланып күзәткәндә (3) бал турында (4) бөтенләй уйламады да диярлек. (Ф.Шәфигуллин)
а) 1, 2, 3, 4; ә) 1, 3; б) 1, 2, 4.
А7. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез.
Күбәләк үзенең кара бәрхет канатларын лепелдәтеп очарга талпына. (Г.Сабитов)
а) аергыч; ә) ия; б) тәмамлык.
А8. Дөрес җавапны билгеләгез.
Мөгаен, бугай, ахры кереш сүзләре
а) ышану яки раслауны; ә) икеләнү яки чама белән әйтүне; б) фикер чыганагын белдерә.
А9. Дөрес җавапны билгеләгез.
Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр
а) тиңдәш кисәкләр; ә) аерымланган кисәкләр; б) кереш сүзләр дип атала.
А10. Ялгыш җавапны табыгыз.
Эндәш сүзләр янында
а) өтер; ә) нокталы өтер; б) Өндәү билгесе куела.
В1. Җөмләләрне тыныш билгеләрен дөрес куеп күчереп языгыз.
Авыл урамы буйлап сораштыра торгач бер өйгә фатир кердек Хуҗабыз озын буйлы соры чәчле соры мыеклы бер кеше булып чыкты (Ш.Маннур)
В2. Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз.
Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. (Г.Әпсәләмов)
В3. Кагыйдәне дәвам итегез.
Эндәш сүзләр дип …
С1. Тиңдәш кисәкләр кулланып, «Язлар белән бергә кошлар кайта» исемле 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзеп языгыз.

sunksy sunksy    3   14.05.2020 11:00    32

Другие вопросы по теме Другие предметы