Написат сочинение на тему тапшырылмаган хатлар повестенда мэхэббэт-гаилэ проблемасынын хэл ителеше (по татарски)​

stasyaverh stasyaverh    1   18.12.2019 17:31    63

Ответы
dalakoff dalakoff  17.08.2020 15:25

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак

мәсьәләләреннең күтәрелеше.

Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.

Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны, кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.

“Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.

«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г. Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.

Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.

Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга. Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым. ”-ди.

Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый.

ПОКАЗАТЬ ОТВЕТЫ
lediyulia04 lediyulia04  21.01.2024 23:51
Хорошо, я попробую помочь тебе написать сочинение на тему "Тапшырылмаган хатлар повестенда мэхэббэт-гаилэ проблемасынын хэл ителеше" (по татарски). Вот пошаговое решение:

1. Введение:
Во введении нужно указать тему сочинения и представить ее основные аспекты. Например:
"Мэхэббэт-гаилэ тәкъдиме инде однаны-исенче була якир, кызыл йолдоштары, тапшырылмаган хатлар мэхэббэтне гаймылы тыю узен юлга тигез икендә. Бу белән хатылау буйлыгында эзләүгә, мэхэббэт гаилэлек була излергә җиңелтеуләргә, калганма хатларны тапшыруга коплы бакылмаясаҡлар"

2. Основная часть:
В основной части сочинения нужно разобрать проблему "тапшырылмаган хатлар повестенда мэхэббэт-гаилэ" и дать аргументы, обосновывающие это утверждение. Например:

- Люди, которые не выражают свои чувства и не пишут любовные письма, могут испытывать тревогу и страдать от непонимания со стороны партнера.
- Неразрешенные проблемы и недоразумения в отношениях могут возникнуть из-за отсутствия коммуникации и тапшырылмаган хатлар.
- Мэхэббэтной эйтеур тапшырылмаган хатлаун көннәрдә, и историйда урнашканда тагын язма-язмаларнә коп милләргә булган әттерүчелек инли була шулайы юк.

3. Заключение:
В заключительной части сочинения нужно подвести итоги и дать обобщение проблемы "тапшырылмаган хатлар повестенда мэхэббэт-гаилэ". Например:

"Тапшырылмаган хатлар повестенда мэхэббэт-гаилэ проблемасы — бүгәрде әзекле тілегезлеклелек. Мэхэббэтгәге итеп билгелән душманлык эстәп, туйынма-назарна сонделугә имкан ясагы әзекле мэхэббэтгәге ук. Бу беләне мне сезлəгəн тапшырылманаган язмалар теләкле тагын язма поэмаларга эзләүгә равотланыеш"

Надеюсь, это поможет тебе написать сочинение на данную тему. Если у тебя возникнут еще вопросы, обращайся!
ПОКАЗАТЬ ОТВЕТЫ
Другие вопросы по теме Другие предметы