КОЛЫН
Бу — безнең дала фронты,
Шәһәрдә урам сугышы
Жəелә яшел болын.
Кызганнан-кыза бүген,
Сугышны бар дип тә белми,
Аткаем тиргә манылган,
Ялгызы уйный колын.
Бөкрәеп тарта йөген.
Уйный ул: чабып китә дә
Юк булып качып тора.
Әнкәсе килгәнне көтеп,
Юлда ул басып тора.
Үләннәр көйри далада,
Арбалар ята кырын,
Яшьләре тама дугага,
Боеккан нәни колын.
Фронтка туплар, танклар,
Жигүле атлар бара,
Сумкада төеп тутырган
Сагынулы хатлар бара.
Тәртәгә ауган атның ул
Сыртыннан тешләп куя,
Кем белән хәзер шаярсын,
Юксынып кешнәп куя.
Барысы да ашыга шәһәргә,
Билләһи, кызык та соң!
Ни калган инде колынга
Алдагы сызыкта соң?
Нәкъ сабый төсле яраттым
Көзге бер тугайны мин.
Шунда бит күргән идем лә,
Дусларым, ул тайны мин.

dsid2005 dsid2005    3   07.04.2020 08:27    10

Другие вопросы по теме Другие предметы